Тәтештә төзелеш калдыклары чүплеге табылган

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Тәтеш районын мониторинглау барышында Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары тарафыннан Тәтеш шәһәренең Камай урамындагы 1нче йортта чүплек табылган. Чүплекнең мәйданы 25 кв. метр тәшкил итә. 

Хокук бозучыга табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International