Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары, Куйбышев тимер юлы хезмәткәрләре һәм җирле хакимият органнары вәкилләре белән берлектә, тимер юл полосасының һәм аның тирәсендәге территорияләрнең санитар торышын рейд белән тикшерделәр.
Рейд вакытында табигатьне саклау законнарын бозуның ике очрагы ачыкланды. Зәйдә 132 кв. м мәйданлы чүплек ачыкланды. Бигеш авыл җирлегендә шулай ук 390 кв.м мәйданда көнкүреш калдыклары җыелган.
Җаваплы затларга карата мәҗбүри таләпләрне бозмау һәм 60 көн эчендә чүплекләрне бетерү турында кисәтүләр белдерелде.