«Автомобилист» гараж кооперативы белән Азнакай автопаркы арасындагы территориядән 140 кубометр чүп чыгарылган. Чаралар экологларны кисәтү йөзеннән күрелгән.
ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары күчмә тикшерү барышында көнкүреш чүп-чарларын ачыкладылар. Калдыклар туфракта 1600 кв.м мәйданда тупланган.
Территория милекчесе – Азнакай районы башкарма комитетына, чүп-чарны бетерүне таләп итеп, табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы турында кисәтү җибәрелгән иде. Бүгенге көндә чүплек бетерелгән.