Минзәлә районы мониторингы барышында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар. Хуҗәмәт авылы янындагы иске карьерда экологлар 1400 кв.м мәйданлы, 1100 куб.м күләмендәге чүплек таптылар.
Болар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр булганлыктан, барлык материаллар Россельхознадзорга җибәрелде.