Эшкәртелгән шиннар, агач калдыклар, кирпеч ватыклары һәм башка төзелеш чүп-чарлары. Лаеш районының Шуран авылында вертолетта очып узганнан соң зур чүплек ачыкланды.
«Чиста» ҖЧҖ чистарту корылмаларыннан чистартылмаган агынты суларны агызу нәтиҗәсендә Теләче елгасына 50 мең сум чамасы зыян килгән. Хокук бозуны быелның февралендә Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре ачыклаган.
Санитар-экологик икеайлык исәбендә тагын бер нәтиҗәле күрсәткеч. Май аенда экологлар тарафыннан ачыкланган чираттагы санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән.
Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары гражданнар мөрәҗәгатеннән соң Тукай районының Калмаш авылына барып кайттылар. Битараф булмаган халык Бескачанка елгасының яр буенда махсус техника эшләве турында хәбәр итте.
Шыгрым тулган чокырдан туфракка сыек калдыкларның агып төшү факты Үзәк урам буенча Васильев Бужасы т.п. Төньяк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан ачыкланды.
Нурлат районын күзәтү барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Төрнәс авылында, Олы Сөлчә елгасының су саклау зонасында төзелеш калдыклары булуын ачыклаганнар.
Территорияләрне мониторинглау барышында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә рөхсәтсез чүплеккә тап булганнар.
ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары район прокуратурасы белән берлектә уздырылган тикшерү барышында кулланучылар кооперативы эшчәнлегендә кайбер хокук бозуларны ачыклаган. Объект территориясеннән чистартылмаган агынты суларны туфракка агызу, аннан елгага агып китү очрагы ачыкланган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары табигатьне саклау таләпләрен үтәү буенча Кама акваториясен мониторинглаганнар. Биредә җир асты байлыкларыннан файдалануга бирелгән лицензияләр кысаларында ком-гравий катнашмасы чыгарыла.
Азнакай территориясен күчмә тикшерү барышында Ык буе идарәсе инспекторлары тарафыннан Нефтьчеләр урамында 31а йорт янында төзелеш калдыклары туплануын ачыкланды.