Халык шикаятьләре буенча Экология министрлыгы Дәрвишләр бистәсенә кичке һәм төнге сәфәрләр оештырды

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Экология министрлыгы адресына Казан шәһәренең Дәрвишләр микрорайонында атмосфера һавасының пычрануы турында халыктан мөрәҗәгатьләр килде. 

Үзәк идарә инспекторлары, Үзәк экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгечләре белән берлектә, кичке һәм төнге вакытта Дәрвишләр бистәсенә баруны оештырдылар. Күчмә экология лабораториясе ярдәмендә Липатов, Тынычлык,Ял, Бердәмлек, Дөреслек, Парк, Мирсәй Әмир һәм 3 нче Кленовая урамнарыннан атмосфера һавасы пробалары алынды. Пробалар җил юнәлешен, Дәрвишләр торак биләмәсендә урнашкан, атмосфера һавасы сыйфатына йогынты ясый ала торган сәнәгать предприятиеләренең урнашуын исәпкә алып, шулай ук халык мөрәҗәгатьләрдә күрсәткән адреслар буенча алынды. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча атмосфера һавасында рөхсәт ителә торган чик концентрацияләрнең артуы ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International