Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары Кайбыч районында Ульянково авылы читендә төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез җыюны ачыкладылар.
Чүплекнең мәйданы 4000 кв.метр тәшкил итә, аның күләме – 105 куб.метр.
Ульянка авыл җирлеге башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде. Бүгенге көндә чүплек урыны тәртипкә китерелгән.