Алексеевск районын мониторинглау барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары Биләр авылында төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыюны ачыкладылар. Җир кишәрлеге «Племенное дело» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенеке.
Чүплекнең гомуми мәйданы – 250 кв.м, күләме – 702 куб.м.
Экология министрлыгы инспекторлары «Племенное дело» ҖЧҖ адресына табигатьне саклау законнарын бозмау һәм 60 көн эчендә чүплекне бетерү кирәклеге турында кисәтү юлладылар.