ТР Экология министрлыгының дәүләт инспекторлары Вишневка поселогында Питрәч урамындагы төзелеш калдыклары белән пычранган грунтны ачыкладылар. Чүплекнең мәйданы 360 кв.метр тәшкил итә.
Территория милекчесе – Казан шәһәренең Совет районы администрациясе адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү, ә аннары дәгъва җибәрелде. Әмма билгеләнгән вакытта калдыклар өеме бетерелмәде.
Таләпләрне ирекле үтәүдән баш тарту сәбәпле, Экология министрлыгы судка Казан шәһәре башкарма комитетына, Совет районы администрациясенә тәртип бозуны бетерүне йөкләү дәгъвасы белән мөрәҗәгать итте. Суд тикшерүләре барышында территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.