Экологлар журналистлар, Тукай районының коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе җитәкчесе һәм «Гринта» компаниясе вәкиле белән бергә «Возрождение» СНТ территориясен санкцияләнмәгән чүплекләр булу-булмавына карата тикшерделәр.
«Алдагы еллар белән чагыштырганда мондый табигатьне саклау таләпләрен бозулар саны сизелерлек кимеде. Монда безнең профилактика эше зур роль уйнады. Күп кенә бакчачылар үз кишәрлекләрендә ботакларны һәм үсемлек чүпләрен дөрес утильләштерә башладылар. Безнең төп максат – тәртип бозучыларны табу һәм штрафлар салу түгел, ә табигатьне саклау», – дип билгеләп үтте Экология министрлыгының Кама яны идарәсе инспекторы Ралина Гыймаева.
Территорияне бункер мәйданчыгыннан карап чыктылар. Махсус туплау урыннарында урнаштырылырга тиеш булмаган үсемлек һәм төзелеш калдыклары табылмады. Күп кенә участоклар янында үләнне чабып бетергәннәр, ләкин мәйданга алып бармаганнар. Бакчачылар үзләре ботваны ашлама буларак кулланулары турында сөйләделәр.
«Монда калдыклар белән эш итү тиешле дәрәҗәдә. Бакчачыларның компост чокырларын төзеп калмыйча, ботакларны ваклагыч ярдәмендә эшкәртүләре дә сөендерә», – дип билгеләп үтте СНТ ассоциациясе җитәкчесе.
«Чаллы һәм Тукай районы – оештырылган мәгълүмати эшнең яхшы үрнәге, шуңа күрә без калдыклар өчен савытта, чыннан да, ботаклар түгел, ә каты коммуналь калдыклар туплануын күрәбез. Нәтиҗәдә мәйданчык чиста, якында хезмәт күрсәтүгә комачаулый торган өемнәр юк», - дип билгеләде «Гринта» компаниясе матбугат хезмәте җитәкчесе Василиса Сергеева.
Экологик мониторинг нәтиҗәсендә «Возрождение» СНТ хокук бозулар табылмады.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, Чаллыда һәм Тукай районында экологик мониторинг кысаларындагы чаралар ел саен ТР Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан янгын куркынычы янаган хәлләргә китерергә һәм территориянең санитария торышын начарайтырга мөмкин булган санкцияләнмәгән өемнәр барлыкка килүен кисәтү өчен үткәрелә. Бу чараларның барысы да «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.