ТР Экология министрлыгына Бөгелмәдә «Вивид» заводы янындагы территориядә техник сыеклыкның агып төшүе турында мәгълүмат килде. Бу урынга Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге инспекторлары һәм белгечләре Бөгелмә районы буенча ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре белән бергә чыктылар.
Территорияне тикшерү барышында техник сыеклыкның агып чыгу факты расланды. Агып төшүнең гомуми мәйданы 556 кв.м тәшкил иткән.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре туфрактан пробалар алдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хлоридлар һәм сульфатлар нормаларының 10 тапкырга артуы ачыкланды.
Куркыныч калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган очракта туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару нәтиҗәсендә табигатькә китерелгән зыян күләме 2 651 000 сум тәшкил итә.
Эш буенча барлык мәгълүмат гаепле кешеләрне административ-җинаять җаваплылыгына тарту өчен Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә җибәрелде.