ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары көнкүреш һәм төзелеш калдыклары ташланган чүплеккә тап булган. Аксубай районында мониторинг барышында  Яңа Дума авылы территориясендә хокук бозу теркәлгән.


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Халык белән очрашуны Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Айрат Низамиев һәм Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов үткәрде.

Экологлар кушуы буенча Аксубай районы Башкарма комитеты Кече Сөлчә елгасына законсыз чистартылмаган агынты сулар агызылган җир асты торбасын сүтте.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Әлки районының Алпар авылында рөхсәтсез калдыклар ташлау факты буенча халык мөрәҗәгате керде.


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Алексеевск районын күзәтү барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Сакон авылында төзелеш калдыкларының санкцияләнмәгән өемен ачыкладылар.


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының кайнар линиясенә Алексеевск районында санкцияләнмәгән чүплек турында мөрәҗәгать килде. Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Сакон авылына барып, төзелеш калдыклары белән пычранган грунтны законсыз рәвештә ташлауны ачыклаган.


29
июль, 2022 ел
җомга

Чистайдагы экология мониторингы барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез рәвештә калдыклар ташлау урыннарын ачыклый. Көнкүреш биналарыннан чыккан чүпләр һәм  автомобильнең искергән шиннарыннан торган чүплекнең мәйданы 200 кв.м.,  күләме 34 куб.м җиткән.


18
март, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары һөнәрнең үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары, Чистай шәһәрендә рейд ясаганда, санкцияләнмәгән кар ташлау урынын ачыклый. Хокук бозу «Татнефть» ААҖнең 416 нчы автомобиль заправкасы станциясе янында Энгельс урамында ачыклана. Кар массаларын яткан урынның гомуми мәйданы – 100 кв.м., күләме  50 куб.м. тигез.


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Ибраһимов урамында рейд уздырганда, шәһәрнең бер гипермаркеты янында санкцияләнмәгән кар ташлау урыны барлыгын ачыклады. Законсыз ташланган карның мәйданы – 500 кв.м., күләме – 600 куб.м.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International