Экологлар кисәтүе буенча 100 кв.м мәйданлы чүплекне бетерделәр

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Алексеевск районын күзәтү барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Сакон авылында төзелеш калдыкларының санкцияләнмәгән өемен ачыкладылар. Законсыз чүплекнең мәйданы 100 кв.м., күләме - 10 куб.м.

Лебяжье авыл җирлеге башкарма комитеты адресына хокук бозуларны бетерү кирәклеген кисәтү юнәлтелгән иде.

Бүгенгә чүплек башкарма комитет тарафыннан юк ителде, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International