Тәтеш районына экология мониторингы үткәргәндә,ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез ташлау фактын ачыклады. Әлеге урын Урюм авылы территориясендә дип билгеләнә. Чүплекнең мәйданы – 579 кв. м., күләме – 86 куб. м.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Шәпкә авылында санитария-экология икеайлыгы кысаларында үткәрелгән мониторинг барышында санкцияләнмәгән чүплек булуын ачыклады. Законсыз рәвештә чүп ташланган урынның мәйданы 700 кв.м җитә.
Министрлыкның барлык территориаль идарә инспекторлары балаларга «Безнең уртак йортыбыз көне» дип аталган, әлеге датага багышланган дәресләр уздыру өчен мәктәпләргә килде.
Судан файдалану кагыйдәләрен бозу Үләмә елгасына пычранган агынты сулар агызуга сәбәпче була. Министрлыкның Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары балык хуҗалыгы билгеләнешендәге сулыкта рөхсәт ителгән концентрацияләрнең артып китүен терки.
Министрлыкның Идел Аръягы территориаль идарәсе экологлары электр энергиясен һәм суны экономияләү серләрен өйрәтте. Танып-белү дәресе Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә урнашкан лицей-интернатта узды.
«Ханжин П.С. исемендәге беренче номерлы Тәтеш гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә укучылар өчен «Җир – безнең уртак йортыбыз» дип аталган экология дәресе үткәрелде.
Буа шәһәренең «Теремкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең «Тәрәзә төбендә бакча»лары барлыкка килә. Әлеге импровизацияләнгән бакчада балалар үзләре иҗат иткән геройлар – экояшәүчеләр дә булдырыла.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары мәйданы – 10,5 мең кв. м һәм күләме 1500 куб. м җиткән зур чүплек барлыгын ачыклаган.
Кама Тамагы бистәсе территориясендә уздырылган экологик мониторинг барышында ТР Экология министрлыгының Идел буе ТИ инспекторлары калдыкларны законсыз урнаштыру урынын ачыклаган.
Чараны «Эколята – Дошколята» табигатьне саклау социаль-белем бирү проекты кысаларында оештырганнар, аны оештыручы һәм федераль операторы – «Федераль балалар экология-биология үзәге».