Суд Апас районы администрациясенә санкцияләнмәгән чүплекне бетерергә дигән карар чыгарды

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары мәйданы – 10,5 мең кв. м һәм күләме 1500 куб. м җиткән зур чүплек барлыгын ачыклаган. Апас районын мониторинглау барышында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Чүплекне каты көнкүреш калдыклары полигоныннан ерак булмаган урыннан табып алалар.

Территорияне тикшерү акты һәм хокук бозуларны бетерү турындагы дәгъва гаризасы Апас районы судына җибәрелә. Суд тарафыннан әлеге җитешсезлекне бетерү буенча чаралар күрү турында карар кабул ителә. Апас районы башкарма комитеты суд карары үз көченә кергәннән соң 6 айдан да соңга калмыйча санкцияләнмәгән чүплекне бетерергә бурычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International