Кешенең әйләнә-тирә мохиткә антропоген йогынтысын өйрәнделәр һәм калдыкларны бүлү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Баулы шәһәренең 5 нче урта мәктәбе укучыларына экологик дәрес үткәрде.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә автотранспорт чараларында файдаланылган газдан һавага бүленеп чыккан пычрак матдәләр нормасы үтәлешенә күзәтчелек итә.
Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районының Урсай авыл җирлеге территориясендә комны лицензиясез чыгару фактын ачыклаган.
Экологлар Баулы районының Кызыл Яр авыл җирлегендә лицензиясез ком чыгару фактына тап булган.
ТР Экология министрлыгында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Бүген Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов башкарылган эшләр турында хисап тотты.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Әгерҗе торак пунктындагы буаның, шулай ук Азнакай районы, Тымытык торак пунктындагы Ык елгасының су саклау зонасында уздырылган рейд барышында табигать саклау законнары бозылуның 15 артык очрагын ачыклаган.
Санитар экология икеайлыгы кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Азнакай районына инспекция ясалган. Урсай авылы территориясен тикшерү барышында гомуми мәйданы 620 кв.м. булган каты көнкүреш калдыкларын санкцияләнмәгән урнаштыру очрагы ачыкланган, аның күләме 120 куб. метр тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 4 нче «Светлячок» балалар бакчасында экологик дәрес үткәргән. Чара барышында безнең тормышыбызда су темасы ачылган. Балаларга тәҗрибә күрсәтелгән, кеше һәм табигать өчен су ресурсларының әһәмияте турында сөйләгәннәр, шулай ук сулыкларны саклау буенча киңәшләр бирелгән.
Элегрәк ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Исергәп авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урынын ачыклаган булган. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 350 кв. метр тәшкил итә, күләме – 40 куб. метр.
Азнакай районының Тымытык авылы территориясен каты көнкүреш калдыклары белән чүпләгәннәр.