Баулы шәһәре укучыларына экологик белемнәр дәресе үткәрелде

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Кешенең әйләнә-тирә мохиткә антропоген йогынтысын өйрәнделәр һәм калдыкларны бүлү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Баулы шәһәренең 5 нче урта мәктәбе укучыларына экологик дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар слайдлар карады, актив рәвештә сорауларга җавап бирде, экология өлкәсендәге белемнәре белән уртаклашты, шул рәвешле табигатькә битараф булмауларын күрсәтте. «Мондый чаралар балаларның экологик фикерләвен үстерә, кеше һәм табигать арасында тыгыз бәйләнешне күрсәтә, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга уңай мотивация формалаштыра», - дип билгеләп үтте Ык буе территориаль идарәсе белгечләре. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International