Баулы районында чүплек өеме бетерелгән

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Баулы районы Кырым-Сарай авыл җирлеге территориясендә Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары берничә атна элек көнкүреш чүп-чары, агач, пыяла шешәләр һәм полиэтилен калдыкларыннан чүплек өеменә тап булганнар. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 300 кв.метр тәшкил иткән, күләме – 50 куб. м. Авыл җирлеге башлыгы адресына хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелгән.

Хәзерге вакытта Кырым-Сарай авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International