Баулы районында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Татарстанның бай урманнары турында сөйләгәннәр

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Ык буе территориаль идарәсе экологлары, Баулы урманчылыгы хезмәткәрләре белән берлектә, «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен урманга экскурсия оештырганнар. «Урман – безнең байлыгыбыз» дип аталган сыйныфтан тыш чараның төп максаты – балаларда урманда яшәүче тереклек ияләре, үсемлекләр турында һәм табигатьтә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында күзаллау формалаштыру. Шундый сәфәр вакытында балалар безнең җирлек өчен нинди үсемлек төрләре хас һәм Татарстан урманнарында нинди хайваннар яшәгәнен белгәннәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар дәрес ахырында әйләнә-тирә мохитнең аларның тормышында нинди роль уйнавы турында сөйләгәннәр һәм тере, тере булмаган табигать арасындагы бәйләнешләрне мисал итеп китергәннәр. Экологлар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм хәзер әйләнә-тирә мохитне саклау һәм торгызу буенча нинди чаралар күрелүе турында тагын бер кат искәртеп узганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International