Азнакай районында 750 кв. метр мәйданлы чүплек бетерелгән

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районы Мәсгут авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез көнкүреш калдыклары ташланган урынны ачыклаганнар. Чүп-чарның гомуми мәйданы – 750 кв.метр, күләме – 60 куб.метр. Авыл җирлеге башлыгы адресына хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелгән.

Хәзерге вакытта Мәсгут авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International