Ык буе территориаль идарәсе 2021 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясады

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Бүген Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов башкарылган эшләр турында хисап тотты. Исегезгә төшерәбез, идарә Азнакай, Баулы, Мөслим һәм Ютазы районнары территорияләрендә региональ экологик күзәтчелек алып бара.

Ык буе территориаль идарәсе карамагындагы территорияләрдә табигатьне саклау законнарын бозуның 160 очрагы ачыкланган, 135 административ беркетмә төзелгән. 1 млн. 863 мең сумлык штраф салынган.

Атмосфера һавасын саклауның сыйфатын тәэмин итү максатыннан идарә лабораториясе тарафыннан 135 һава пробасы алынган. Шулай ук махсус аналитик контроль инспекциясе тарафыннан 115 табигый һәм агынты су пробасы алынган.

Хисап чорында идарә инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә 39 закон  бозу очрагы ачыкланган, аларның гомуми мәйданы – 7300 кв.метрдан артык, күләме 2800 м.кубтан артык тәшкил итә.

Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә табигать саклау законнарын бозуның 7 очрагы ачыкланган, 7 карар чыгарылган һәм 1,5 млн.сумнан артык штраф салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International