Азнакай районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Вахитов авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны ачыкладылар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 1000 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 35 куб. м.
Баулы районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары җир асты байлыкларыннан файдаланучы «Ресурс» ҖЧҖ тарафыннан лицензия килешүе шартларын бозуны ачыклады. Җир асты байлыкларыннан файдаланучы Новозареченск авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә файдалы казылмалар чыгару буенча эш алып бара һәм проект документациясен үтәми.
Баулы районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Исергәп авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез калдыклар җыелган урынны ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 2100 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 260 куб. м.
ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә «Бердәм кизү тору диспетчерлык хезмәте» аша Баулы районында М-5 «Урал» автоюлында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ягулык агызылуы турында хәбәр килгән. Хәрәкәт вакытында КАМАЗның бензин багы тишелгән һәм ягулык каты өскә агып чыккан.
Баулы районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Томбарлы авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыелуын ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 1250 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 160 куб.м.
Азнакай районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Өчиле авыл җирлеге Якты Күл авылы янындагы калдыкларны санкцияләнмәгән складлауны таптылар. Чүпләнгән участокның мәйданы 110 кв.м, чүплек күләме - 22 куб м.
Мөслим районы мониторингы барышында Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Михайловка авылы янында рөхсәтсез калдыклар ташлауны ачыклаганнар. Чүплекнең мәйданы 350 кв. м, чүплекнең күләме 115 куб. м тәшкил итә.
Мөслим районы мониторингы барышында ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Олы Чакмак авылы янында рөхсәтсез чүплек таптылар. Чүпләнгән участокның мәйданы 160 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме 30 куб. м.
Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбе укучылары өчен экскурсия үткәрделәр. Инспекторлар укучыларга мобиль экологик лабораторияне күрсәттеләр һәм аның эш принциплары турында сөйләделәр. Шулай ук балалар «АВТОТЕСТ» газ анализаторын карадылар. Бу приборны экологлар «Чиста һава» операциясе кысаларында пычраткыч матдәләрне үлчәү өчен кулланалар. Исегезгә төшерәбез, ул Татарстанда 1 июньнән старт алды.
Мөслим районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары Шуганка авылы янында калдыклар ташлауны ачыклаган. Пычранган участокның мәйданы 1550 кв.м тәшкил иткән, чүплек күләме - 650 куб метр.