ТР Экология министрлыгы инспекторлары нефть һәм нефть продуктлары агызуны бетерү буенча өйрәнүләрдә катнаштылар

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Баулы районында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә «Транснефть-Приволга» АҖнең нефть һәм нефть продуктлары агызуны локальләштерү һәм бетерү буенча гамәлләргә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары, Росприроднадзор, Ростехнадзор вәкилләре һәм Баулы районы башкарма комитеты җитәкчеләре керде.

Укулар барышында нефтьне туфракка агызганда уртак гамәлләр башкарылды. Аккан сыеклыкны туктату өчен «Транснефть-Приволга» АҖ хезмәткәрләре туфрак өстеннән саклагыч җайланмалар урнаштырып, ут белән көрәшүчеләр ихтимал янгын белән эш иттеләр. Шулай ук «Транснефть-Приволга» АҖ хезмәткәрләре газ анализаторлары белән эшләп, туфрак пробаларын  да алдылар. Укулар барышында белгечләр гадәттән тыш хәлләргә оператив рәвештә җавап бирергә өйрәнделәр. «Транснефть-Приволга» АҖ хезмәткәрләре комиссиядән канәгатьләнерлек бәя алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International