ТР Экология министрлыгы инспекторлары Баулы районында чүплек тапкан

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Баулы районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Татар Кандызы авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 535 кв. м, чүплекнең күләме 60 куб. м тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне арендалаучыга табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International