Экологлар кисәтүе буенча Азнакай районында чүплек бетерелде

2023 елның 11 августы, җомга

Азнакай районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Вахитов авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны ачыкладылар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 1000 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 35 куб. м.

Вахитов авыл җирлеге башлыгына законнарның мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү бирелде. Бүгенге көндә чүплек урыны тәртипкә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International