Экологлар кисәтүе буенча Баулы районында чүплек бетерелгән

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Баулы районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Томбарлы авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыелуын ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 1250 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 160 куб.м.

Томбарлы авыл җирлеге башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелгән. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International