Экологлар ярдәмендә Азнакай районында чүплек бетерелде

2023 елның 15 августы, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районын мониторинглау барышында Урсай авыл җирлегендә төзелеш һәм агач калдыкларының законсыз чүплеген ачыкладылар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 400 кв. м тәшкил итә.  

Хокук бозучыга табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International