Баулы районында ТР Экология министрлыгы инспекторлары җир асты байлыкларыннан файдаланучы тарафыннан лицензия килешүе шартларын бозуны ачыклады

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Баулы районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары җир асты байлыкларыннан файдаланучы «Ресурс» ҖЧҖ тарафыннан лицензия килешүе шартларын бозуны ачыклады. Җир асты байлыкларыннан файдаланучы Новозареченск авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә файдалы казылмалар чыгару буенча эш алып бара һәм проект документациясен үтәми.

«Ресурс» ҖЧҖ адресына лицензия килешүе шартларын бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде. Шулай ук ТР Экология министрлыгы Баулы районында «Ресурс» ҖЧҖ өчен известьташ барлау һәм аны чыгару максатында җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын чикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International