«Автостоп» операциясе, гадәттәгечә, җәйге чорда Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары тарафыннан үткәрелә. Экологлар транспорт чараларының су саклау зоналары чикләрендә хәрәкәтен һәм тукталышын чикли.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Чубар Абдул авылының Совет урамы буенча урнашкан бинаны сүтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән рөхсәтсез калдыклар ташлау урынын ачыклаган.
Азнакай шәһәренең 18 нче «Елмаю» балалар бакчасы территориясендә оядан егылып төшкән ябалак баласын мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре күреп алган. Аның язмышы өчен борчылып, ветеринарга мөрәҗәгать иткәннәр.
Тиздән барлык белем бирү учреждениеләрендә укучылар җәйге каникулга китәчәк. Урамга чыкканда, елга буенда яки урманда булган вакытта табигатькә карата сакчыл караш булуы мөһим.
Экологик белем көнен билгеләп үтүнең иң яхшы ысулы – аны үсеп килүче буын белән бергә үткәрү, дип саный ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре. Бүген алар «онлайн» форматында Азнакай гимназиясе укучылары белән очрашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Азнакай шәһәренең «Монолит» микрорайонында 1 га мәйданда 1,5 мең юкә агачы утырткан. Чарада шулай ук администрация вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар да катнашкан.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе гражданнар мөрәҗәгатенә нигезләнеп, Баулы районының Уба авылы территориясен тикшергән. Территорияне тикшерү барышында ачыкланганча, торак калдыкларыннан, 250 квадрат метрлы мәйданга 30 куб. метр күләмендә торак, үсемлек, агач калдыклары ташланган.
Металлолом, профнастил, агач калдыклары. Экологлар боларның барысына да Баулы районының Яңа Баулы авылында торак йорт янындагы территориядә тап булган. Рөхсәтсез калдык ташлау мәйданы 103 кв. метр тәшкил итә.
Ютазы районының Урыссу бистәсендә чүплек ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары торак пунктның көнбатыш өлешендә, бакчачылык массивы территориясендә рөхсәтсез калдык ташлау урынын ачыклаган. 351 м3 күләмендәге көнкүреш чүп-чары, үсемлек калдыклары туфракка ташланган, мәйданы 270 м2 тәшкил иткән.
Исергәп авыл җирлеге территориясендә чүплек барлыкка килгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Яңа Баулы авылында яшәүче бер ир-ат шундый хәбәр җибәргән.