Мөслимдәге автоларны экологиялелеге буенча тикшерелә

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

«Чиста һава» операциясе бетеп килә.  10 июльдә башланып киткән чара кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары тарафыннан, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, транспорт чарасыннан чыккан газларның чисталыгы буенча меңнәрчә автомобиль тикшерелгән.

Бүген Мөслим районында транспорт чарасыннан чыккан газлар микъдары буенча инструменталь тикшерү уздырыла. ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары 12 хокук бозу очрагын теркәгән, 80 транспорт чарасы тикшерелгән. Нормативларны арттырып автомобиль кулланучы кешеләргә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.23 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелгән.

Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районы территориясен дә кертеп, Ык буе төбәге буенча тикшерелгән автомобильләр арасыннан барлыгы 7,5%ының билгеләнгән таләпләргә туры килмәгәнлеге ачыкланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International