«Алабакүл кирпеч заводы» ҖЧҖ җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын бозган өчен 300 мең сум түләячәк

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Арбитраж суды Ык буе территориаль идарәсенең «Алабакүл кирпеч заводы» ҖЧҖ оешмасын административ җаваплылыкка тарту турындагы карарын үз көчендә калдырды. Исегезгә төшерәбез, компания лицензия таләпләрен бозып, балчык чыгарган. Җир кишәрлекләрен тиешле категориягә күчермәү өчен юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

«Алабакүл кирпеч заводы» ҖЧҖ Экология министрлыгы инспекторлары карарына судка шикаять белдерергә карар иткән, тик уңышсыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International