Стәрле елгасы янында экологлар су саклау режимын бозучы 20 кешене ачыклаган

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

«Автостоп» операциясе, гадәттәгечә, җәйге чорда Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары тарафыннан үткәрелә. Экологлар транспорт чараларының су саклау зоналары чикләрендә хәрәкәтен һәм тукталышын чикли.

Мәсәлән, Стәрле елгасында булган рейд барышында Азнакай районының Вахитов торак пунктында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары 20 хокук бозучыны ачыклаган. Закон бозучыларның бер өлеше Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Су объектының яр буе саклык полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык һәм башка эшчәнлек чикләүләрен бозып файдалану» дигән 8.22 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган, калганнарына карата административ тикшерү эше алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, елгаларның һәм инешләрнең су саклау зоналарының киңлеге аларның озынлыгына карап билгеләнә:

- 10 километрга кадәр – 50 метр күләмендә;

- 10-50 километрга кадәр – 100 метр күләмендә;

- 50 километр һәм аннан күбрәк – 200 метр.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International