Элеккеге кибет булган, хәзер – чүп өеме. Азнакай районында хокук бозу очраклары бетерелә

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Чубар Абдул авылының Совет урамы буенча урнашкан бинаны сүтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән рөхсәтсез калдыклар ташлау урынын ачыклаган. Чүплекнең мәйданы 168 кв. метр тәшкил итә. Прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен эш материаллары Азнакай шәһәр прокуратурасына тапшырылган. Чубар Абдул авыл җирлеге башлыгына җиткерелгән күрсәтмә нигезендә, чүплекне бетерү бурычы ай дәвамында үтәлергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International