Ык буе идарәсе белгечләре Азнакай гимназистларын эколог һөнәре белән таныштырды

2020 елның 11 сентябре, җомга

Эколаборатория ничек оештырылган, инспекторлар ролендә булуы җиңелме, һаваның чисталыгы ничек тикшерелә? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәре гимназиясенең 3 сыйныф укучылары өчен танып-белүле һәм кызыклы экскурсия үткәрде.

Башта балаларны ведомствоның структурасы белән таныштырдылар, экологларның кайда һәм ничек эшләвен күрсәттеләр. Аналитик лаборатория эшенә җентекләбрәк тукталдылар – нинди приборлар һәм пробиркалар ярдәмендә анализларның үткәрелүен өйрәнделәр.

«Һаваның пычрану фактларына тиз арада тәэсир итү өчен без күчмә экологик лабораторияләр кулланабыз», - дип аңлатты укучыларга инспектор Эльза Вәлиева. Махсус җиһазландырылган машинаны балалар эчтән тикшерә алды. Ык буе идарәсе экологлары балаларга инспекторлар ролендә чыгыш ясарга – укучыларны алып килгән транспортның ни дәрәҗәдә экологияле булуын тикшерергә тәкъдим итте.

Эльза Вәлиева шулай ук Татарстанда үткәрелә торган экологик акцияләр турында да сөйләде. Экологлар белән әңгәмәдән соң балалар үзләре дә волонтер булырга теләкләре булуын белдерде – якын арада алар ата-аналар белән бергә Кара елгасы буена өмәгә чыгарга вәгъдә итте. Аларга «Вода России» бөтенроссия акциясе символикасы төшерелгән инвентарь тапшырылды.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International