Экологлар күрсәтмәсе үтәлгән. Баулы районында яңа чистарту корылмалары төзелгән

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Баулы районының Кырым-Сарай авылында интернат-йорт өчен биологик чистарту корылмалары төзелеше тәмамланган. Объект барлык заманча таләпләргә җавап бирүче җиһазлар белән җиһазландырылган. Корылмаларда ГОСТ, СНиП һәм техник регламент нигезендә югары сыйфатлы тузуга чыдам материаллар кулланылган. Чистарту корылмаларының куәте тәүлегенә 20 куб. метр тәшкил итә.

«Агынты сулар җир рельефына, аннары Кырым-Сарай елгасына, аннан төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле булган Дим елгасы кушылдыгына агып төшә иде. Хәзер, бирелгән күрсәтмә кысаларында әлеге бозулар бетерелгән», – дип хәбәр итте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторы Эльза Вәлиева. 

Чистарту корылмаларының эш режимы – өзлексез, электр өзелсә, ул генераторлар ярдәмендә эшләячәк. Финанслауның гомуми суммасы 15 млн. сум тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта объектта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара. Объектны август ахырында тапшырырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International