Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат районының Урта Камышлы авылындагы 38 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Елның теләсә кайсы вакытында табигатьне саклыйбыз» дигән темага экологик белем бирү дәресе үткәрделәр.
Әлмәттә хокук бозучыны әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны 75 946 сум күләмендә капларга мәҗбүр иттеләр. Әлмәт шәһәр суды шундый карар чыгарды.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Адел Әлимов Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән, Нурлат районнары җир асты байлыкларыннан файдаланучылар белән очрашты.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Әлмәт районының Урсалы елгасында нефть продуктлары булуы турында мәгълүмат килде. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.
Төзелеш калдыкларыннан торган санкцияләнмәгән чүплекне ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары тапкан. Хокук бозу Әлмәт районы мониторингы барышында Кәләй авылында ачыкланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 700 кв.м. тәшкил итте, күләме - 150 куб метр.
Әлмәт районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында төзелеш чүп-чарын санкцияләнмәгән складлау ачыкланган. Тимер-бетон эшләнмәләр калдыклары 200 кв.м мәйданлы участокны чүпләде, чүплек күләме 100 куб метр тәшкил итте.
Нурлат шәһәрен мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Нурлат һәм Муса Җәлил урамнарын кышкы җыештырудан калган кар өемнәрен урнаштыру урыннарын ачыкладылар. Кар өемнәренең гомуми мәйданы 900 кв.м тәшкил иткән, күләме - 400 куб м.
«Буалар каскады» паркында сулык өслегендә күбек һәм нефть таплары булуы турында әлмәтлеләрнең шикаятьләре буенча Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Шевченко урамы буенча каскадларның 1 нче чираты территориясен тикшерү өчен урынга чыкты.
Су анализын, кар эрүне һәм суда матдәләр эрүне тимер юл Кәләй станциясе поселыгынын «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тикшерә алган. Ә мондый гади һәм кызыклы фәнни тәҗрибәләрне уздырырга аларга ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ярдәм итте.
Әлмәт районы мониторингы барышында Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Объездная урамындагы төзелеш калдыкларын санкцияләнмәгән складлауны ачыкладылар. Пычранган территориянең гомуми мәйданы 210 кв.м тәшкил иткән, күләме - 60 куб метр.