Экологлар Татарстан балаларына планетабызны пычранудан саклау турында сөйләделәр

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат районының Урта Камышлы авылындагы 38 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Елның теләсә кайсы вакытында табигатьне саклыйбыз» дигән темага экологик белем бирү дәресе үткәрделәр. Экологлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ел фасыллары турында сөйләделәр. Балалар табигатькә булышу өчен елның һәр сезонында нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Мәсәлән, агач утырту, урамда яки дачада чүп җыю. Кайбер балалар инде үз әти-әниләренә бакчада яшелчәләр үстерергә ярдәм итәләр һәм йорт хайваннары турында кайгырталар. Шулай ук Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск районы авыл мәктәпләре балалары өчен урманны саклау буенча экодәресләр үткәрделәр.

Төньяк территориаль идарә хезмәткәрләре дә Әтнә районы Күәм авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен шундый ук дәрес үткәрделәр. Мәктәп укучыларына законсыз чүплекләр һәм чүп-чар белән бәйле проблемалар турында сөйләделәр һәм калдыкларны ничек дөрес бүләргә икәнен күрсәттеләр.      «Мондый чаралар балаларга җаваплы кешеләр булырга һәм әйләнә - тирә мохитне сакларга өйрәнергә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте экологлар.

Ә менә Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Спас районы Бураково мәктәбе укучылары белән экогадәтләр белән уртаклаштылар. Дәрес ахырында барлык балалар да экологик тема буенча китап - буяулар алдылар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр ярдәмендә балалар яңа белемнәр генә түгел,ә   экогадәтләр дә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International