Татарстан районнарында санитар икеайлык кысаларындагы эшләр киңәшмәләрдә каралды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Үзәк территориаль идарә башлыгы Радик Нәҗметдинов авыл җирлекләре башлыклары һәм Питрәч һәм Биектау районнары предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмәләрдә катнашты. Очрашу барышында каты көнкүреш һәм биологик калдыклар полигоннарын тоту һәм эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнарында да шундый ук киңәшмәләр узды.

Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш районнарында мондый очрашуларны Идел аръягы идарәсе башлыгы  һәм белгечләр үткәрде.

Актаныш, Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетларының зона киңәшмәләрендә Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов һәм район инспекторлары катнашты. Киңәшмә кысаларында Башкарма комитет вәкилләренә узган елгы икеайлык йомгаклары һәм районнарның экологик торышы нинди критерийлар буенча бәяләнүе турында сөйләделәр. Шулай ук инспекторлар билгеләп үткәнчә, хәзер «Экояз 2023» конкурсы бара һәм һәр районнан иң актив катнашуны көтәләр.

Теләче районында санитар икеайлык буенча киңәшмәне Төньяк территориаль идарә  башлыгы Ленар Касыймов үткәрде.

Шундый ук киңәшмәләр Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән, Нурлат һәм Лениногорск шәһәрләрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International