Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә экологлары 700 кв.м мәйданлы законсыз чүплекне ачыклаган

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Төзелеш калдыкларыннан торган санкцияләнмәгән чүплекне ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары тапкан. Хокук бозу Әлмәт районы мониторингы барышында Кәләй авылында ачыкланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 700 кв.м. тәшкил итте, күләме - 150 куб метр.

Җир кишәрлеге милекчесен билгеләү өчен белгечләр тарафыннан Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә запрос җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

-  (843)267-68-67 телефоны буенча;

eco.signal@tatar.ru   электрон почтага;

- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет-кабул итү буенча;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә каналлары буенча  +79872169779 номеры аша;

- «Халык контроле» системасының  «Экология» категориясендә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International