Экологлар ярдәмендә Әлмәт районында чүплек бетерелде

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Әлмәт районының Иске Суркино авылындагы Яшьләр урамында санкцияләнмәгән агач калдыклары җыю турында мөрәҗәгать килде.

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар. Складлау факты расланды. Чүпләнгән территориянең мәйданы 120 кв. м, күләме 300 куб. м тәшкил итә.

Экологлар хокук бозучыга кисәтү биргәннәр һәм бүген чүплек инде юкка чыгарылган. Территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International