Экологлар Урсалы елгасының нефть продуктлары белән пычрануына шикаять буенча чыктылар

2023 елның 24 марты, җомга

Бүген ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Әлмәт районының Урсалы елгасында нефть продуктлары булуы турында мәгълүмат килде. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.

Территорияне тикшерү барышында Урсалы елгасына эрегән сулар белән бергә эләккән нефть продуктлары эзләре табылган. Су өстендә характерлы төрле төстәге элпә  бар. Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре Урсалы елгасыннан су пробалары алды.

Дала Зәе елгасына нефть продуктлары эләгү куркынычы булу сәбәпле, ике елга кушылган урында өстәмә рәвештә пробалар алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International