Суд нәтиҗәсендә «Фортуна» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә оттырган. Хокук бозучы белән ике арадагы суд бәхәсләре 2020 елда башланган.
Әлмәт районындагы кыргый ком карьеры территориясендә 2,6 мең м3 күләмендә киң таралган файдалы казылма (ком) законсыз рәвештә алынган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары узган елның октябрендә яшертен төшерелгән фото ярдәмендә урлау фактын теркәгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең «Водоканал» ҖЧҖ агынты суларында нитритлар, аммоний һәм фосфатлар буенча күрсәткечләрнең нормативларны берничә тапкыр арттыруын ачыклаган.
Бүген ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нәриман елгасының яр буе полосасында законсыз рәвештә пычрак кар ташлау фактын теркәгән. Кар өемнәре бирегә Әлмәт шәһәренең бер предприятиесенең җитештерү базасы территориясеннән китерелгән, дип фаразлана.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары 2020 елның гыйнварында ук Лениногорск предприятиеләренең берсе тарафыннан ташлана торган юынты суларның сыйфатын тикшерә башлаган.
Суд карары буенча оешмага 50 мең сум күләмендә административ штраф салынган. Юридик зат Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары таләпләрен үтәүдән читләшкән, атап әйткәндә, соратып алынган мәгълүматларны вакытында тапшырмаган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә калдыкларны туфракка ташлаган компаниянең гаепле булуын раслаган. Хокук бозучыга карата 100 мең сум күләмендә административ штраф салынган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Индустриаль урамы буенча бетон эшләнмәләр ватыклары, полиэтилен пленкалар, агач ботаклары кебек калдыкларга тап булган. Табигать саклау законнарын бозу очракларын экологлар рейд барышында квадрокоптер ярдәмендә теркәгән.
Казанда суд приставлары «Казан җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ оешмасыннан 600 мең сум күләмендәге штрафны түләттергән. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әлмәт шәһәр суды карары нигезендә «Агроторг» ҖЧҖ һәм «Х5-ремонт» ҖЧҖ оешмаларына карата 100 000 сум күләмендә штраф билгеләү турында карар чыгарылган.