Әлмәт Институты кампусының төзелеш мәйданында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Туфракта – төзелеш калдыклары. Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә төзелеш мәйданчыгы территориясендә калдыкларны вакытлыча урнаштыру һәм туплау урыннары булмавын ачыклаган. Килешү буенча калдыклар белән эш итү өчен җаваплы булган субподрядчы оешмага карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 ст. 1 өлеше һәм әлеге статьяның «Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә исәп алып бару бурычын үтәмәү» дигән 10 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелгән. Хокук бозган өчен административ җәза билгеләү турындагы карар беркетмә карау кысаларында кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International