Бер елга сузылган тикшерү. ТР Югары суды «Фортуна»ның гаепле булуы турында ахыргы карар чыгарган

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Суд нәтиҗәсендә «Фортуна» ҖЧҖ  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә оттырган. Хокук бозучы белән ике арадагы суд бәхәсләре 2020 елда башланган.

ТРда ягулык-энергетика ресурсларыннан рациональ файдалануны һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе тарафыннан Әлмәт шәһәренең База урамындагы АЗСларда күкерт микъдарының артуы ачыкланган. Нәтиҗәләр мотор ягулыгын анализлау нәтиҗәләре буенча алынган. Административ чаралар күрү өчен, тикшерү материалларын ведомство ТР Экология министрлыгына җибәргән – Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Шәһәр төзелеше эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү» дигән 8.1 статьясы буенча административ беркетмә төзелгән. Кабул ителгән карар белән килешмичә, юридик зат башта Әлмәт шәһәр судына, аннары ТР Югары судына мөрәҗәгать иткән. Ике инстанция судлары тарафыннан да шикаять канәгатьләндерелмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International