Урсалы ярында калдык ташлаган вакытта КамАЗ тоткарланган

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Әлмәт шәһәрендәге елганың су саклау зонасында төзелеш калдыкларын ташлаган вакытта экологлар тарафыннан транспорт чарасы тоткарланган. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары исәпләвенчә, чүплекнең мәйданы 330 кв.метр тәшкил иткән. Автотранспорт хуҗасына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» дигән 8.2 ст. 1 өлеше һәм «Су объектларының су алу урыннарында су саклау режимын бозып, аның әлеге объектларны пычрату яки башка зыянлы күренешләргә китереп чыгару ихтималы» дигән 8.13 ст. 1 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелгән. Моннан тыш, территорияне чүпләгән өчен җир участогы хуҗасына административ штраф та салынган.

Әлеге җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен, гаепле затларга күрсәтмәләр бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International