Экологлар Камышлы елгасына китерелгән зыянны суд аша кайтаруга ирешкән

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең «Водоканал» ҖЧҖ агынты суларында нитритлар, аммоний һәм фосфатлар буенча күрсәткечләрнең нормативларны берничә тапкыр арттыруын ачыклаган. 2018 елдан 2019 елга кадәр булган пробаларны анализлау нәтиҗәләре предприятиене Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясының 4 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булган. Моннан тыш, су объектына китерелгән зыян 3 млн.сумнан артып киткән.

«Водоканал»ның зыянны үз теләге белән кайтарудан баш тартуы сәбәпле, Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә ТР Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән. Экологларның дәгъва таләпләре суд органы тарафыннан канәгатьләндерелүгә карамастан, хокук бозучы кабат җаваплылыктан китәргә маташкан. Әмма Унберенче арбитраж апелляция суды элегрәк чыгарылган карарны үзгәрешсез калдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International