Өч тапкыр хупланган. Известьташны лицензиясез чыгарган өчен хокук бозучы 800 мең сум акча түләгән

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары 2019 елның октябрендә ук Лениногорск районы Кирлегәч авылыннан 2 км ераклыкта таудан читтә эшләр алып барылуын ачыклаган булган. Белгечләр мәгълүматларына караганда, җир асты байлыкларыннан файдаланучы зат 2,7 мең кв. м мәйданлы территориядә законсыз рәвештә эшләгән. Әлеге факт буенча инспекторлар юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзегән һәм 800 мең сум күләмендә штраф салган.

Карарны законсыз дип санап, хокук бозучы башта ТР Арбитраж судына, аннары Унберенче арбитраж апелляция судына һәм Идел буе округы Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән. Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең элек чыгарылган карары өч инстанция судында да үзгәрешсез калдырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International