Экология министрлыгы инспекторы таләпләренә игътибар итмәгән өчен «Интэкс Казань» ҖЧҖ 50 мең сумлык штраф салынган

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларының законлы таләпләрен үтәмәгән өчен «Интэкс Казань» ҖЧҖ 50 мең сум күләмендә административ штраф түләячәк. Тиешле карар Казан шәһәренең Совет район суды тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 17.7 ст. буенча административ беркетмә карау нәтиҗәсендә чыгарылган.

Узган елның ноябрендә Әлмәт шәһәренең Тихая урамында экологлар законсыз калдыклар ташлау фактын ачыклаган булган. Кузгатылган административ эш кысаларында «Интэкс Казань» ҖЧҖ оешмасыннан калдыклар хәрәкәтен исәпкә алу буенча белешмәләр соратып алынган. Законда билгеләнгән срокта компания мәгълүмат тапшырмаган һәм аны бирү мөмкинлегенең булмавы турында да хәбәр җиткермәгән, шуның өчен административ җаваплылыкка тартылган.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International