Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә 2020 ел нәтиҗәләрен яңгыратты

2021 елның 5 феврале, җомга

Әлмәттә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең 2020 елгы эшенә йомгак ясалды. Утырышта ТР экология министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты. Үткәрелгән эш турында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Мәликов доклад ясады. 

Узган елда идарә тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозуның 618 очрагы ачыкланган, 578 административ беркетмә төзелгән, 282 карар чыгарылган, шулай ук 122 кисәтү бирелгән. 20 млн. сумлык штраф салынган, шулардан 16 млн. сумы түләттерелгән.  

Атмосфера һавасын саклауны тәэмин итү максатларында идарә лабораториясендә 511 һава үрнәге алынган, 2131 анализ ясалган. Шулай ук 11 су объектында махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе 303 проба алган һәм 3664 анализ ясалган.

Экологлар тарафыннан җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә лицензия килешүе шартларын үтәмәү һәм гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгаруның 15 факты буенча 44 хокук бозу очрагы ачыкланган.

2020 елда Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе адресына 804 мөрәҗәгать алынган. Шуларның 85е – электрон почта һәм «кайнар линия» телефоны аша, 7 се – «Халык контроле» системасы аша һәм 72се – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International