ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары планлы рейд барышында Әлмәт шәһәренең металл базасы территориясендә кара һәм төсле металл калдыкларын яндыру фактын ачыклаган.
Административ тикшерү кысаларында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары барлыкка килгән калдыкларны исәпкә алу журналының һәм эшләнелгән һәм килештерелгән паспортларының булмавын ачыклаган, моннан тыш, компания әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен дә түләмәгән.
Әлмәттә Р.Фәхретдин урамы буенча пычрак кар ташлау факты ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары АЗСта 50 куб.метр күләмендә кар көрте ясаган хокук бозучыны эзләү белән шөгыльләнгән.
Әлмәт шәһәренең 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм Әлмәт районы Экология һәм төзекләндерү департаменты белгечләре катнашында ачык дәрес үткәрелгән.
Калдыкларны ташлау һәм яндыру юлы белән юкка чыгарганнар. Шәһәрнең сәүдә-сатып алу базасы территориясендә бинаны арендага алган Әлмәт эшкуары чүп-чарны юк итүнең шундый җиңел ысулын сайлаган.
ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларының законлы таләпләрен үтәмәгән өчен «Интэкс Казань» ҖЧҖ 50 мең сум күләмендә административ штраф түләячәк.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары 2019 елның октябрендә ук Лениногорск районы Кирлегәч авылыннан 2 км ераклыкта таудан читтә эшләр алып барылуын ачыклаган булган.
Әлмәттә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көнҗяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең 2020 елгы эшенә йомгак ясалды. Утырышта ТР экология министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты. Үткәрелгән эш турында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Мәликов доклад ясады.
Туфракта – төзелеш калдыклары. Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә төзелеш мәйданчыгы территориясендә калдыкларны вакытлыча урнаштыру һәм туплау урыннары булмавын ачыклаган.
Әлмәт шәһәрендәге елганың су саклау зонасында төзелеш калдыкларын ташлаган вакытта экологлар тарафыннан транспорт чарасы тоткарланган. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары исәпләвенчә, чүплекнең мәйданы 330 кв.метр тәшкил иткән.